13-16 февральдә Татарстанның 8-11 сыйныф укучылары арасында геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
Олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм республиканың 27 муниципаль районыннан 151 укучы катнашты.
Геология буенча Олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар теоретик биремнәрне үтәделәр, икенче (практик) турда укучыларга минералларны билгеләү буенча биремнәр бирелде.
Геология буенча олимпиаданың ике турын да КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтыннан компетентлы жюри бәяләде.
Җиңүчеләр:
- Куликова Елизавета, Казан федераль университетының «IT-лицей» интернат-мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;
- Латфуллина Элина, Казан федераль университетының «IT-лицей» интернат-мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
- Мөхәммәтшин Булат, Түбән Кама районының 22 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы;
- Гусев Кирилл, Казан федераль университетының «IT-лицей» мәктәп-интернатының 11 сыйныф укучысы.
Казан, Чаллы һәм Татарстанның 27 муниципаль районыннан 78 укучы призер булды – Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Аксубай, Әтнә, Балтач, Буа, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Сарман, Тәтеш, Тукай, Чистай, Чирмешән, Ютазы районнары.