Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының дүртенче зонасы эстафетасы Югары Ослан районына тапшырылды

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

2022 елның 18-19 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.

Алабуга, Питрәч, Мамадыш һәм Саба районнарыннан килгән конкурсантлар Балык Бистәсе муниципаль районында көч сынашу өчен җыелды. Конкурс - ул һәрвакыт дулкынландыргыч, иҗади азарт һәм илһам таләп итә торган вакыйга. Биш районнан муниципаль этапларда җиңгән укытучылар - профессионаллар даирәсендә тупланган тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Балык Бистәсе муниципаль районында әлеге конкурсның соңгы тапкыр зона этабы 2014 елда үткәрелде. Ә 2022 елда бу вакыйга район оешуның 95 еллыгын бәйрәм итү белән дә туры килде.

Балык Бистәсе эстафетаны Югары Ослан муниципаль районына тапшырды. Анда 2022 елның 21 һәм 22 февралендә Чистай, Лаеш, Югары Ослан, Алексеевск һәм Яшел Үзән районнары укытучылары осталыкларын күрсәтәчәк. Укытучыларга уңышлы чыгышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International