18 февраль көнне Тәтеш 2 нче урта мәктәбе базасында Халыкара туган телләр көне һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Язык – живая душа народа» - «Тел – халыкның байлыгы» дигән интеллектуаль уены узды.
Чарада районның 4 мәктәбеннән 5 команда катнашты. 7-8 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы һәм Тәтеш районы территориясендә яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм телләре белән бәйле мәсьәләләр буенча үзләренең белемнәрен тикшерделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Ханжина П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбе «РИТМ» командасы җиңүче булды,
Икенче урынны «Эверет» командасы (Тоншермә урта мәктәбе) һәм «Чәк-чәк» командасы (Тәтеш 2 нче урта мәктәбе) бүлеште,
Өченче урында - «Клич» һәм «Зирәк кызлар», икенче урында-Тәтеш урта мәктәбе һәм Бакырчы урта мәктәбе командалары.
Һәр команда мәдәнияткә, тарихка, гореф-гадәтләргә, үз халкының яшәү рәвешенә һәм, әлбәттә, телгә сак карашын күрсәтте.
Конкурсны оештыручылар төп бурычка ирешә алды: укучыларга һәр халыкның туган теленең бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләрен күрергә һәм тоярга ярдәм итте.