«Ел тәрбиячесе» республика конкурсының чираттагы зона этапларын Чирмешән һәм Әлмәт районнары кабул итте

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

18, 21 февральдә Чирмешән һәм Әлмәт районнары «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының югары һөнәри этабында катнашты.

Конкурс чаралары Чирмешән районының «Ромашка» 1 нче балалар бакчасы һәм Әлмәтнең «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында узды. Үз һөнәри осталыкларын Татарстанның 9 районыннан: Алексеевск, Әлки, Спас, Чирмешән, Әлмәт, Актаныш, Лениногорск, Мөслим, Сарман районнарыннан 20 конкурсант күрсәтте. Балалар бакчалары педагоглары тәрбияләнүчеләр һәм “педагогик табыш” белән чаралар тәкъдим итте.

Чирмешән районында “Ел тәрбиячесе” республика конкурсының зона этабы беренче тапкыр узды, ә Әлмәттә чараны үткәрү Халыкара туган тел көне уңаеннан туры килде.

22 февральдә зональ этапны Яр Чаллы шәһәре кабул итә, анда Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Нурлат районнарыннан муниципаль этапларда җиңүчеләр - тәрбиячеләр очрашачак.  

Зона этапларында республиканың мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының 107 укытучысы катнаша, шулардан 20 финалист билгеләнәчәк.

Конкурсның йомгаклау этабы Казанда 1 марттан 2 мартка кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International