ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы предприятиеләрендә якындагы җиде елда өстәмә эшче кадрларга ихтыяҗ артачак. Кадрларга кытлык чыгарылыш сыйныф укучыларының квалификациясенә карата таләпләрнең артуы, шулай ук яшьләрнең хезмәт хакына исәпләре белән профессиональ күнекмәләренә туры килмәвенә бәйле. Проблеманы хәл итү юнәлеш министрлыкларында, ведомстволарда һәм предприятиеләрдә җентекле анализ таләп итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында хәбәр итте.

16 декабрьдә Мәскәүдә «Россия Федерациясендә тел сәясәте» V форумы старт ала. Чарада Татарстан вәкилләре дә катнашачак. Алар башкалада тел сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Татарстан Республикасының иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдим итәр дип планлаштырыла. Бу хакта оештыручылар - Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика мәктәптән тыш эш үзәге Яр Чаллы шәһәренең 7 нче балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә "Җиде нота" балалар ансамбле башкару буенча конкурс үткәрә.

13-19 нчы декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында астрономия, биология, география, рус теле, ОБЖ һәм физик культура буенча укыту-тренировка җыеннары үткәрә.

Атна саен чыга торган «Белем дөньясы» тапшыруы «ПРО Образование 2021» бөтенроссия конкурсы финалисты булды.

Ата-аналарның беренче Бөтенроссия форумы 16 декабрьдә узачак һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау мәсьәләләренә багышланачак. Аны Россия Мәгариф министрлыгы "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә үткәрәчәк. Форумны уздыруның төп мәйданчыгы - «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Үзәк башкарма комитеты булачак. Чарага бөтен ил буенча ата-аналар штаблары челтәре кушылачак.


15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Руслан Яруллин Казан төзелеш колледжын «Биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казан дәүләт аграр университетында «Землеустройство и кадастр» юнәлеше буенча укый.

«РФ санлы икътисады» илкүләм программасы ярдәмендә Казан укучылары программалаштыруны бушлай өйрәнә ала. Россия Саннар министрлыгы һәм 2035 университеты Python, C#, Java, PHP, C+ һәм JavaScript нигезләре буенча 24 дистанцион курс оештыра.

Имзалау тантанасында һөнәри белем бирү институты проректоры, “Абилимпикс” милли үзәге җитәкчесе Игорь Грибанов, Хабаровск крае вице-губернаторы - Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хабаровск крае Хөкүмәте вәкиллеге җитәкчесе Мгер Гандилян һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров катнашты.

Мәгариф системасында хезмәт хакларын формалаштыруга карата яңа бертөрле алымнар эшләү һәм укытучыларга хисап йөкләнешенең кимүе Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршында булдырылган Бөтенроссия эксперт педагогия советының (ВЭПС) чираттагы утырышында, Мәгариф министры Сергей Кравцов рәислегендә иң күп тикшерелә торган мәсьәләләргә әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International