13-19 нчы декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында астрономия, биология, география, рус теле, ОБЖ һәм физик культура буенча укыту-тренировка җыеннары үткәрә.
Җыеннарда республика белем бирү оешмаларының 2021-2022 уку елының муниципаль этабында, шулай ук 2020-2021 уку елының республика олимпиадасының бөтенроссия һәм йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призёрлары булган 8-11 сыйныф укучылары катнаша.
Уку-тренировка җыеннарында катнашучылар Казан федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты укытучылары, Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, шулай ук ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән төрле этапларда олимпиадаларның теоретик һәм гамәли биремнәре узачак.
Катнашучыларга әлеге укыту-тренировка җыеннарында нәтиҗәле эш алып баруларын, этапларда җиңүләр теләп калабыз!