«Минем өчен чемпионатларда катнашу - уңайлы зонадан чыгу»: КДАУ студенты Руслан Яруллин үзенең «уңыш тарихы» турында сөйләде

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Руслан Яруллин Казан төзелеш колледжын «Биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казан дәүләт аграр университетында «Землеустройство и кадастр» юнәлеше буенча укый.

Компетенциягә Руслан беренче курста килә. Ул вакытта көллияттә плитка белән тышлау күнегүләре уза. Барлык сайлап алуларны узгач, егет ярышларда чыгыш ясарга әзерләнә башлый.

Южно-Сахалинскидагы милли финалда җиңгәннән соң, WorldSkills Russia милли җыелмасында катнашырга чакыру алда. VI Милли чемпионат финалында уңышлы чыгыш ясады һәм алтын медаль яулый.

Буш вакытларында Руслан заказлар кабул итә һәм үз дизайн-проектларын тормышка ашыра. Киләчәктә ул үз бизнесын ачырга хыяллана.

«Чемпионатларда катнашу минем өчен-ул уңайлылык зонасыннан чыгу. Мин ил җыелмасының төп составына күтәрелә алуыма шатмын һәм илне сынатмаячагына ышанам. Булачак профессионалларга барлык карарларны да дөрес итеп кабул итәргә, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгырга телим», - дип белдерде чемпион.

EuroSkills Graz 2021 чемпионатында Руслан Яруллин «плитка белән тышлау» компетенциясе буенча көмеш медаль яулый. Исегезгә төшерәбез, Граце шәһәрендә (Австрия) узган EuroSkillsGraz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында Россия җыелма командасы беренче урынны яулады. Аның җиңү исәбендә 13 алтын, алты көмеш һәм сигез бронза медаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International