Казан Мэры Илсур Метшин кичә шәһәр Башкарма комитетында Казанның Мәскәү районы Ж.А.Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназиясенең инглиз теле укытучысы, «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы финалисты Мария Голованова белән очрашты. Казан укытучысы илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә керде, шулай ук РФ мәгариф министры киңәшчесе булды.
Татарстан Республикасында «Киләчәккә Билет» һөнәри юнәлеш бирүче проект 18 октябрьдән эшли башлаячак һәм 6 — 11 нче сыйныф укучыларының 7800-дән артыгы үз эченә алачак. Шуларның 3000 нән артыгы «Россия-минем тарих» тарихи паркында ачылачак «Киләчәк лабораториясе» квест мультимедиа күргәзмә-тесты рәвешендә булачак.
Бөгелмәдә туып-үскән, Россия Федерациясе Герое космонавт Сергей Рыжиков бүген Баулының 7нче мәктәбе укучылары белән очрашты һәм бик кыю хыялларны да тормышка ашырып булуы турында сөйләде.
11 октябрьдән Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Билингва» республика профиль сменасы старт алды.
Конкурсны Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Казан федераль университеты белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрә.
2-3 ноябрьдә "Балачак ориентирлары 3.0" мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең өченче Бөтенроссия форумы узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән узачак.
Казанда Урта һөнәри белем бирү студентларының «Игелек турында» Бөтенроссия форумы старт алды. Чара 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, катнашучыларны җиде юнәлеш буенча лекцияләр һәм мастер-класслар көтә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе», «Россия Ел директоры» Бөтенроссия һөнәри бәйгеләре призерлары һәм лауреатлары белән очрашу узды.
Туган телдә (чуаш, мари, удмурт, мокша, әрҗән һ.б.) белемнәрне арттыру, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен популярлаштыру, филологларны һәм туган тел укытучыларын популярлаштыру максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә 16 октябрьдә «Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрендә диктант» уздыра.
11 октябрьдән Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Билингва» республика профиль сменасы старт алды.