Татарстанда республикада яшәүче халыкларның туган телләрендә диктант үткәрәчәкләр

2021 елның 16 октябре, шимбә

Туган телдә (чуаш, мари, удмурт, мокша, әрҗән һ.б.) белемнәрне арттыру, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен популярлаштыру, филологларны һәм туган тел укытучыларын популярлаштыру максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә 16 октябрьдә «Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрендә диктант» уздыра.

Диктант - Халык бердәмлеге көненә багышланган ирекле бушлай акция.

Диктантта яше, милләтенә, социаль статусына һәм туган телләрне белү дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International