«Балачак ориентирлары 3.0» форумында мәктәпкәчә белем бирү үсеше стратегиясе турында фикер алышачаклар

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

2-3 ноябрьдә "Балачак ориентирлары 3.0" мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең өченче Бөтенроссия форумы узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән узачак.

Форумның темасы "Россия Федерациясе халыкларының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә мәктәпкәчә белем бирүне үстерү стратегиясе". Форумда мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар, психологлар, педагог-новаторлар, ата-аналар, галимнәр, балалар язучылары, рәссамнар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак.

Чарада катнашу сылтама буенча алдан теркәлгәннән соң мөмкин.

Дата: 2-3 ноябрь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International