Татарстанда финанс грамоталылыгын укытуның иң яхшы методикаларын сайлаячаклар

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Конкурсны Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Казан федераль университеты белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрә.

Һәр педагог балаларның һәм яшүсмерләрнең финанс грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән авторлык методик эшләнмәләрен тәкъдим итә ала. Бу дәресләр яки факультатив дәресләр, мәсәлән, уен формасында булырга мөмкин.

Катнашу өчен гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны +7 (843) 235-05-28 телефоны буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International