РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков төбәк вузларына Россия эчендә партнерлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк, дип саный.
«Икътисади диктант – 2021» өчен иң яхшы сорауга конкурс дәвам итә, методик комиссиягә карау өчен 80гә якын сорау керде, дип хәбәр итә Чараның оештыру комитеты.
Яңа уку елы башлану белән «РТ-Инвест» компаниясенең алюминий һәм пластик савытларны кабул итү аппаратлары Казанның 20 мәктәбендә яңадан эшли башлады. Фандоматлар балаларны янә көтә һәм җәйге каникуллар вакытында җыелган калдыкларны кабул итәргә әзер.
Бүген «Салават күпере»ндә Илһам Шакиров урамында урнашкан 1224 урынга исәпләнгән 188-нче номерлы «Бионика» лицее ачылды. Ул микрорайонда төзелгән өченче уку йорты булды. Бүгенге көндә лицейга 690 кеше күчерелгән, шул исәптән 228 беренче сыйныф укучысы – барлыгы 25 сыйныф формалашкан. Лицейны ачу һәм яңа уку елы башлану белән мәктәп укучыларын, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч районы Көек авылында «Алгоритм» лицеен ачты. Беренче сыйныф укучылары һәм республика җитәкчелеге катнашкан тантаналы линейкада Татарстан Премьер-министры барысын да Белем көне һәм яңа белем бирү учреждениесе ачылышы белән котлады.
Белем көне бәйрәмендә Казан үзәгендә урнашкан, 90 еллык тарихы булган 98 нче урта гомуми белем мәктәбендә балалар өчен технопарк «Кванториум» ачылды. Әлеге югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган мәйданчык балалар өчен фикерләү мәктәбе булыр, технологик алгарышны тәэмин итә алырлык буын тәрбияләүдә өлеше зур булыр дип зур өметләр баглыйлар мәктәптә.
Белем көнендә Татарстан Республикасының 60 меңгә якын Беренче сыйныф укучысы Ак Барс Банктан бүләк итеп, өч дус — Барсик, Табыш һәм Банкомаш маҗараларына багышланган китап һәм татар һәм рус телләрендә мобиль уен алды. Быел Бүләк экологиягә багышланган һәм «Барсик һәм аның дуслары табигатьне коткара» дип атала.
Белем йортын ачу тантанасында һәм мәктәп линейкасында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чаллы шәһәре мэре Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Татарстанда яңа уку елында «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында авыл җирлегендәге һәм кече шәһәрләрдәге гомуми белем бирү оешмаларында 114 мәгариф үзәге ачылачак. Шулай итеп, Татарстанда «Үсеш ноктасы» үзәкләренең төбәк челтәре 253 мәктәпне тәшкил итәчәк.
Казанда бүген 1501 укучыга исәпләнгән «Унбер» күппрофильле лицее эшли башлады. Уку йортын ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.