ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 1 сентябреннән социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү башланды.

Казанда ТР буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре кураторлык итәчәк беренче кадет сыйныфлары ачылды.

Түбән Камада реконструкциядән соң 11-нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасы ачылды. 162 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (гомуми мәйданы 2,6 мең кв. метр) 1969 елда төзелгән һәм шул вакыттан бирле биредә капиталь ремонт үткәрелмәгән.

Казанның «Яз-2» торак комплексында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан «Веснушка» («Сипкел») катнаш төрдәге 182-нче номерлы балалар бакчасын тикшерү башланды.

Сүз Татарстан, Пермь крае, Башкортстан, Удмуртия, Омск, Ростов һәм Түбән Новгород өлкәләре турында бара, дип хәбәр итте Бала хокуклары буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова.

Татарстан укучылары яңа уку елы алдыннан Анжела Вавилова исемендәге Фонд ел саен үткәрә торган «Балалар – балаларга» акциясендә катнаштылар. Республика халкына укытучы өчен класстан бер гомуми букет сатып алырга, ә калган букетларның акчасын авыручы балаларга ярдәм итү өчен күчерергә тәкъдим ителә.

Сентябрь аенда "Санлы һөнәрләр" проектының 29 яңа программасы буенча укулар башланды. Проект "Цифрлы икътисад" милли программасының бер өлеше булып тора һәм ИТ-белемне ярты бәясеннән алу мөмкинлеге бирә, дип хәбәр ителә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат релизында.

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) 2021/22 уку елына йомгаклау иншасының ачык юнәлешләренә шәрехләр бастырып чыгарды.

30 августтан 12 сентябрьгә кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Россия Ел директоры» Беренче Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. Белем бирү оешмалары җитәкчеләре мәктәп директоры сыйфатында кимендә 3 ел эш стажлары белән, конкурсны үткәрү тәртибе белән танышканнан соң, РФ мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында теркәлергә мөмкин.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының дүртенче студентлар тулай торагын ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм Статс-секретарь – РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Петр Кучеренко да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International