ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2021 ел
җомга

Әлеге минутларда Актанышта «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия –интернат ачылу тантанасы бара.

Белем бирү сыйфатын күтәрү - Татарстан хакимияте органнары өчен өстенлекле бурыч. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныштагы август киңәшмәсендә белдерде.

Татарстанда биш елга исәпләнгән фәнни-мәгариф комплексын үстерү программасы эшләнә. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.

БДИда югары баллар - ул укучыларның, педагог-остазларның, туганнарның һәм якыннарның зур хезмәте һәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Бу хакта Актанышта ике йөз баллы чыгарылыш укучылары белән әңгәмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чара мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында узды.

Татарстанда беренче һәм икенче категориядәге мәктәпләрне саклауга республика бюджетыннан 457 млн сум бүлеп биреләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп җитәкчеләрен укучыларның ата-аналары белән элемтәне көчәйтергә чакырды. Бу хакта ул Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов педагогларны Covid-19дан вакцинация узарга өндәде. Бу хакта республика җитәкчесе Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әйтте.

Татарстан милли сәясәтенең мөһим өлеше — республикада яшәүче халыкларның милли тәңгәллеген саклап калу, дип белдерде Президент.

Профессиональ белем бирү оешмалары студентларын укырга йөрү буенча тиешле контроль булмаган очракта аларның җитәкчеләре җәза алачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әйтте.

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы Актанышта 20 августта “Адымнар-Актаныш” яңа полилингваль комплексында узачак. Киңәшмәнең төп темасы - «Татарстан Республикасында заманча мәгариф - һәркем өчен мөмкинлекләр» дип атала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International