ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2021 ел
җомга

БДИда югары баллар - ул укучыларның, педагог-остазларның, туганнарның һәм якыннарның зур хезмәте һәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Бу хакта Актанышта ике йөз баллы чыгарылыш укучылары белән әңгәмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чара мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында узды.

Татарстанда беренче һәм икенче категориядәге мәктәпләрне саклауга республика бюджетыннан 457 млн сум бүлеп биреләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп җитәкчеләрен укучыларның ата-аналары белән элемтәне көчәйтергә чакырды. Бу хакта ул Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов педагогларны Covid-19дан вакцинация узарга өндәде. Бу хакта республика җитәкчесе Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әйтте.

Татарстан милли сәясәтенең мөһим өлеше — республикада яшәүче халыкларның милли тәңгәллеген саклап калу, дип белдерде Президент.

Профессиональ белем бирү оешмалары студентларын укырга йөрү буенча тиешле контроль булмаган очракта аларның җитәкчеләре җәза алачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әйтте.

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы Актанышта 20 августта “Адымнар-Актаныш” яңа полилингваль комплексында узачак. Киңәшмәнең төп темасы - «Татарстан Республикасында заманча мәгариф - һәркем өчен мөмкинлекләр» дип атала.

Питрәч районының Киек авылында яңа лицейда уку ике сменада оештырылачак. Бу башлангыч сыйныфларның бик күп җыелуы белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына муниципалитетның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

27 августта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә, "Мәгариф вакыты" беренче форумын уздырачак, ул федераль хакимият органнары җитәкчеләрен, Россия Федерациясе субъектлары башлыкларын һәм мәгариф үсешенең төрле өлкәләрендә экспертларны ата-аналар бергәлеге белән берләштерәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Татарстанда Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 153 балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәге һәм мәктәптән тыш эш үзәге һәм 2 меңнән артык өстәмә белем бирү оешмасы теркәлгән. Бу хакта турыдан-туры эфир вакытында Республика мәктәптән тыш эш үзәге директоры Алексей Зиновьев хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International