ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Алдан укыту буенча онлайн-дәресләр август дәвамында берничә этапта узачак. "Роснано" төркеме инфраструктур һәм белем бирү программалары фонды (ФИОП) беренче тапкыр "Киләчәк лидерлары" акселераторында катнашырга теләүчеләр өчен әзерлек этабы үткәрә. Алдан укыту буенча онлайн-дәресләр август дәвамында берничә этапта узачак, дип хәбәр итә ФИОП матбугат хезмәте.

Россия вузлары абитуриентлардан документлар кабул итә башлый. Быел документлар тапшыру өчен дүрт ысул тәкъдим ителә: көндезге бүлектә — эпидемиологик хәл уңайлы булса, почта аша, университет электрон системаларында абитуриентның шәхси кабинеты аша һәм "Югары уку йортларына онлайн укырга керү" суперсервис ярдәмендә.

 

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария студиясе ачылды, ул халык кухнясы традицияләренә мәхәббәтне һәм алдынгы технологияләрне берләштергән. Галимнәрне, инновацион җиһазлар җитештерүчеләрне һәм студентларны берләштергән лаборатория татар кулинариясе мирасын саклап калуны һәм аңа заманча яңгыраш бирүне максат итеп куя.

 


19
июнь, 2021 ел
шимбә

2021 елның 18 июнендә Татарстан Республикасында рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре расланды. Имтиханда 15672 кеше катнашты.

Бүген 12:30 дан 13:15 сәгатькә кадәр РФ халыкларының туган телләрне саклау һәм өйрәнү фонды ел саен уздырыла торган "Кызыл мәйдан" китап фестивалендә катнашачак. Чара "Ватан тарихы" юнәлеше кысаларында узачак.

 

Казанда 189 номерлы «Заман» күппрофильле гимназиясендә «Педагог психолог», «Кешене тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү өлкәсе педагог хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурслары финалы башланды.

Чаллыда полилингваль мәктәп төзелешенә Татарстан бюджетыннан 1 млрд сум акча бүленеп биреләчәк. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Премьер-министр Михаил Мишустин узган ел укуларын тәмамлаган көллият һәм югары уку йортларын тәмамлаган, әмма коронавирус таралу сәбәпле, эш таба алмаганнарга эшкә урнаштыруда ярдәм итү турында игълан итте.

 


18
июнь, 2021 ел
җомга

Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәтенә кече яшьтән балаларны җәлеп итәргә кирәк. Мондый фикерне РФ Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем бирүне үстерү комиссиясе рәисе Наталья Кравченко «Белем бирү мохите» онлайн-программасы барышында әйтте.


 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников мәктәпләргә машина йөртү дәресләрен кайтарырга тәкъдим итте. Бу барлык укучыларның грамоталылыгын һәм куркынычсызлыгын арттырып кына калмыйча, аларга аттестат белән бергә 17 яшьтән машина йөртү таныклыгын алырга да мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде генерал.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International