Татарстан Республикасының тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторы оешмалары «Фән» илкүләм проектының барлык системалы әһәмиятле чараларын гамәлгә ашыруда актив катнашалар.
17-18 июньдә Казан шәһәренең Киров районындагы 189 нчы “Заман” күппрофильле гимназиясендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча республика конкурслары финалы булып узды.
Татарстанның берьюлы ике югары уку йорты IT-тармакта эшләүче 2015-2020 елларны тәмамлаучыларның хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча федераль рейтингка керде.
Сергей Кравцов инициативасы буенча мәгариф министрлыгының эксперт үзәге укытучылар, ата-аналар һәм белем бирү сыйфатын яхшырту белән кызыксынучылар белән ачык диалог өчен Кайнар линия ачты.
20 июньдә Урицкий исемендәге паркта Халыкара әтиләр көненә багышланган бәйрәм узды, анда Казаннан һәм Татарстан муниципаль районнарыннан 300дән артык кеше катнашты.
Бүген 21 һәм 22 июньдә чит телләр буенча ("Сөйләм" бүлеге) БДИны Татарстанның ике меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра: 1984 укучы – бу агымдагы уку елы чыгарылыш сыйныф укучылары, 204 кеше – узган елгы чыгарылыш укучылары һәм көллиятне һәм техникумнарны тәмамлаучылар – 17 студент.
Казанда социаль-мәдәни өлкә объектларының, беренче чиратта, балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең иминлеген тәэмин итү чараларына, шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә 65 млн сум юнәлдереләчәк. Бу яңа уку елы башланганчы ук мәгариф учреждениеләре иминлеген мониторинглауның нәтиҗәле системасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Мондый карарны бүген шәһәр мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта террорчылыкка каршы комиссия утырышында яңгыратты.
Кайбер төбәкләрнең урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә документлар кабул итү башланды инде. Илнең барлык көллиятләрендә ул 20 июньнән дә соңга калмыйча башланырга тиеш. Кабул итүнең гамәлдәге тәртибе документларны тапшыруның көндезге вариантын да, шулай ук электрон почта яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да күздә тота.
Чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханының телдән өлеше ике көн - 21 һәм 22 июньдә узачак. Катнашучылар имтиханның язма өлешен 18 июньдә тапшырдылар.
19 июньнән Казан радиомеханика көллиятендә «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында «Техник документация нигезендә радиотехник системалар, җайланмалар һәм блоклар параметрларын үлчәү, аларны үлчәү» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укулар башланды.