Россия мәгариф министрлыгының «Кванториада-2021» Бөтенроссия балалар инженер командалары конкурсының сайлап алу этабы башланды, аның дәвамында командаларга регламентларны өйрәнергә, бирем сайларга һәм эш башларга тәкъдим ителә.
Быел Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен аттестация кампаниясе штат режимында узачак, БДИның төп чоры 31 майда башланачак, 2 июльдә тәмамланачак. Бу хакта РФ президенты Владимир Путин үткәргән утырышта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе 2021 елда штатлы режимда узачак, имтиханнар уздыру пунктлары махсус әзерләнәчәк, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.
Фән һәм югары белем министрлыгы 2021 елда мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге юнәлешләргә абитуриентларга ихтыяҗ артуын фаразлый. Бу хакта РФ президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсе барышында фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.
14-15 майда Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы һәм Мәгарифне үстерүнең яңа формалары фонды «Мәгариф формуласы» Бөтенроссия форумы уздырачак.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ректор вазисын башкаручы Тимур Алибаевны КНИТУ-КАИ коллективына югары уку йортының гыйльми советы утырышында тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин Казандагы гимназиясендәге атыш вакытында балаларны коткарган укытучыларны һәм хезмәткәрләрне бүләкләүне йөкләде.
Россиядә БДИга 20 ел тулды. Ул 2011 елда кертелгәч тә, аның максаты иң яхшылардан – абитуриентларның белемнәрен расламыйча гына бюджет урыннарына килүен, ягъни коррупцияне һәм әшнәлекне юк итү иде.
Хәзер төбәкләрдә уку йортларын тикшерү үткәрәләр, иң якын арада бердәм куркынычсызлык таләпләре әзерләнәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путинга хәбәр итте.
Ак Барс Банк Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм вакытында балалары һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләрнең ипотекасын һәм куллану кредитларын юкка чыгарачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.