Владимир Путин матбугат конференциясендә мәктәпләрнең бер өлеше җиһазландырылган булуын ассызыклады.
14-20 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә “Озарение” профильле сменасы кысаларында биология, химия, география һәм физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы алдыннан укыту-тренировка җыеннары узачак.
Казан радиомеханика көллияте студенты, 2019 елда Көзге Ирекле смена оештыру комитеты командасы әгъзасы һәм «Игелекле Татарстан» форумы катнашучысы, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының Рәхмәт хаты иясе (2019 ел), «Kazan Volunteers» хәрәкәте активисты Данис Сатдинов "Ел волонтеры - 2020" дип танылды.
Бөтенроссия проекты булган «Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсында катнашу өчен 2021 елның 25 гыйнварына кадәр заявка бирергә мөмкин. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Бәйгедә бакалавриатның 3-4 курсларында яисә магистратураның 1-2 курсларында укучы студентлар катнаша ала.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2020 елның 1 - 15 декабрендә “Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант” бәйгесе уздырылды.
“Россия минем тарихым” тарихи паркында тикшеренү эшләренә багышланган “Җиңүчеләрнең оныкчыклары” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Конкурста барлыгы Россиядән һәм чит илләрдән 16 меңнән артык яшь кеше катнашты. Эксперт комиссиясе Татарстанда иң яхшы эшләрнең авторлары дип биш мәктәп укучысын билгеләде.
Дүрт IT-лицей укучысы Талантлар Университетының Проект олимпиадасында җиңү яулады. Алар социаль, инженер-конструктор һәм эшкуарлык юнәлешләрендә иң яхшылары булды.
Укучыларга, ата-аналарга, физик культура укытучыларына һәм барлык спорт сөючеләргә «Баскетбол грамотасы» Бөтенроссия онлайн-тестында катнашырга тәкъдим итәләр.
14 декабрьдә «Серле Кыш Бабай» Бөтенроссия акциясе старт алды. Яңа ел кәефе бүләк итүгә, Яңа елны каршылауда ил халкын якынайтуга юнәлдерелгән чарада 2021 елның 10 гыйнварына кадәр катнашырга була. Теркәлү тайныйдедмороз.рф сайтында бара.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Акыллы балалар» балалар бакчасында булды.