2020 елның 16 декабрендә 13.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең онлайн мәйданчыгында 2021 елда «Җәмгыять белеме» предметы буенча ДЙАга әзерлекнең актуаль мәсьәләләренә багышланган методик семинар узачак.
7-13 декабрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге мәктәп укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабына әзерлек буенча онлайн режимда укыту-күнегүләр үткәрә.
Татарстанда башлангыч мәктәп балаларын бушлай ашату өчен тотыласы акчаның 58 проценты федераль бюджеттан бирелә, 42 процентын республика каплый. Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.
Туган телне саклау һәм үстерү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны полилингваль тәрбияләү кысаларында, 2020нче елның 2нче декабренда ДАҺБУ “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте ”Милли кадрлар әзерләү үзәгендә “Инновацион педагогик технологияләр кулланып, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең сөйләм коммуникациясе чарасы буларак, татар һәм инглиз телләрен гамәли белү” полилингваль белем бирү проекты тормышка ашырыла башлады.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) коронавирус инфекциясе шартларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлеге буенча санитар кагыйдәләрне 2021 ел ахырына кадәр озайтты. Тиешле карарны Роспотребнадзор башлыгы, Россиянең баш санитар табибы Анна Попова имзалады.
Казанның Идел буе районында 220 урынлык яңа балалар бакчасы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең (ТР Дәүләт төзелешен күзәтү) проект документациясе таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмәсен алды.
«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырылучы «Киләчәккә билет» проектының өченче циклына йомгак ясалды. Ярты ел эчендә платформада 1 миллионнан артык яңа кулланучы теркәлгән.
2020 елда диктантта Россиянең 79 төбәгеннән һәм өч илдән укучылар катнаша.
8 нче декабрьдә КФУда “Казан университетының яшь профессоры”исеме астында тикшеренү эшләре буенча VII Республика балалар предметара конференциясе узды. Анда Идел буе федераль округы Балалар университетында укучылар катнашты.
2021 елда 217 мәктәп ашханәсен яңарту буенча юл картасы төзелгән һәм бүгенге көндә ведомстволар белән килештерү эше бара. Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.