ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет 2021 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гәммәви формалаштыру буенча йомгаклау утырышы уздыра.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, укучылар һәм мәктәпләр өчен өстәмә бәяләү процедуралары кертелмәячәк.

Балигъ булмаганнарның законлы вәкилләре булып аларның ата-аналары, опекуннары, попечительләре, уллыкка алучылары тора.

8-11 нче сыйныф укучылары өчен "Класс!" Бөтенроссия әдәби конкурсы өченче сезон башлануы турында игълан итте. Төп яңалыклар - катнашучы регионнар саны артты (хәзер алар 30), яңа жюри әгъзалары һәм "Класстан чык" яңа видео-номинациясе.

2021 елда мәктәп укытучыларын аттестацияләүнең яңа системасын сынап карау башланачак. "Укытучы-методист" һәм "укытучы-остаз" квалификация категорияләре кертеләчәк, дип хәбәр итә Мәгариф министрлыгы.

Актанышның Сәләтле балалар өчен гимназия-интернатында «Rameev» өстәмә белем бирү IT-лабораториясе ачыла. Ул электрон-хисаплау машинасын уйлап табучыларның берсе булган татар галиме Бәшир Рәмиевкә багышлана. Бу хакта Гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова Zoom кушымтасында узган конференциядә сөйләде.

Быел «Яшь профессионаллар» югары уку йортлары милли чемпионатында Россиянең 39 төбәгеннән һәм 24 илдән конкурсантлар көч сынашты. 

КНИТУ-КАИның икътисад теориясе һәм ресурслар белән идарә итү кафедрасы доценты Вера Вакс коррекцион педагогика һәм махсус психология өлкәсендә яшь тикшеренүчеләрнең I Бөтенроссия конкурсы призеры булды.

9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 10 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «Кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту» 10 нчы Халыкара конференциясе (ЕССЕ 2020 Онлайн) үз эшен башлап җибәрә. 2020 елда ECCE конференциясе беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Программада Швеция, Австралия, Бөекбритания, АКШ, Нидерланд, Норвегия спикерлары, Россия һәм БДБ илләреннән катнашучылар - барлыгы 20 000 кеше чыгыш ясаячак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International