КИУ студентлары Ворлдскиллс Россия дүртенче Милли вузара чемпионатында җиңү яулады

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Быел «Яшь профессионаллар» югары уку йортлары милли чемпионатында Россиянең 39 төбәгеннән һәм 24 илдән конкурсантлар көч сынашты. Татарстаннан финалга В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары гына үтте. Катнашучылар 63 компетенциядә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. КИУ студентлары Татарстанга дүрт компетенциядә җиңү алып кайтты: «Мәктәпкәчә тәрбия», «Туроператорлык эшчәнлеге», «Кунакханә администрациясе»ндә алтын һәм «Туризм»да бронза медальләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International