ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Аксубайда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды. 

Үз квалификацияләрен күтәрергә теләгән Казан мәктәп укучылары һәм укытучылары IT-юнәлешләр буенча бушлай онлайн-курслар уза алачак. Программада робот техникасы, мәгълүмати иминлек һәм мәгариф учреждениеләрен цифрлаштыру буенча дәресләр каралган.

27 июльдә Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейны тәмамлаган 33 кешегә аттестат тапшыру тантанасы узды. Традиция буенча анда  Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.

 


27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның июль аеннан башлап һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында Россия Мәгариф министрлыгы оештырган «Фронт тыллары буйлап...» төбәкара топографик уеннар уза.

Конкурс «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасының педагог хезмәткәрләренә өзлексез белем бирү форматларында һөнәри осталык дәрәҗәсен арттыру» чараларын гамәлгә ашыру буенча федераль бюджеттан грант кысасында үткәрелә.

Яшь татарстанлылар «Глаголица» VII бәйсез әдәби премиясен алуга әдәби конкурста катнаша ала. 15-нче сентябрьгә кадәр гариза бирергә һәм жюри әгъзаларына әсәрләрне тәкъдим итәргә мөмкин.

Абитуриентлар КФУда «гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика»; татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлекләренә гаризаларын 3 августка кадәр генә тапшыра ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сөйләде.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы гражданлык хезмәткәрләрен (гражданнарны) үз кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итте.


25
июль, 2020 ел
шимбә

2020 елгы БДИның төп чоры имтиханнар тапшыру өчен резерв көннәр белән тәмамланачак. 24 июль - рус теле һәм чит телләрдән башка барлык фәннәр буенча БДИ уздыруның резерв көне, 25 июль - барлык фәннәр буенча резерв көн, дип хәбәр итә Рособрнадзор матбугат хезмәте.


24
июль, 2020 ел
җомга

22 һәм 23 июльдә чит телләр буенча БДИның телдән өлеше ("Говорение") тоткарлыкларсыз штат режимында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International