Аксубайда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Аксубайда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды. 

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион хәйрия акциясе 2020 елның 1 августыннан 25 августына кадәр дәвам итәчәк һәм ул аз тәэмин ителгән, күп балалы, тәрбиягә бала алган һәм инвалид балалар тәрбияләнгән гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

2020 елның 1 сентябрендә Аксубай муниципаль районында 266 бала беренче сыйныфка барачак. Акция кысаларында социаль ярдәмгә 64 малай һәм 96 кыз мохтаҗ.

Уртак игелекле эшкә эшчәнлек итүнең нинди алымына бәйсез рәвештә район оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләре һәм теләге булган барлык кешеләр үз өлешләрен кертә һәм иганәче ярдәме күрсәтә алалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International