27 июльдә Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейны тәмамлаган 33 кешегә аттестат тапшыру тантанасы узды. Традиция буенча анда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Лицей югары уку йортының структур бүлекчәсе булып тора, аның максаты - төгәл һәм табигый фәннәр буенча сәләтле укучыларны ачыклау, сайлап алу, укыту һәм һәрьяклап иҗади үстерү өчен шартлар тудыру.
Быел Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейны 114 укучы тәмамлады. Аларның иң яхшылары - 2020 елда Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар, гел бишле билгесенә генә укучылар, шулай ук БДИ нәтиҗәләре буенча йөз балл җыючылар тантаналы шартларда аттестатлар алды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чыгарылыш укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да истә тотып оештырылды. Аттестатларны тапшыру ачык һавада социаль дистанцияне саклап һәм битлек-перчатка режимын үтәп узды. Тантаналы чара традицион фотога төшү белән тәмамланды.