Резерв көннәрендә 53 меңнән артык кеше БДИ тапшырачак

2020 елның 25 июле, шимбә

2020 елгы БДИның төп чоры имтиханнар тапшыру өчен резерв көннәр белән тәмамланачак. 24 июль - рус теле һәм чит телләрдән башка барлык фәннәр буенча БДИ уздыруның резерв көне, 25 июль - барлык фәннәр буенча резерв көн, дип хәбәр итә Рособрнадзор матбугат хезмәте.

Резерв көннәрдә имтиханны төп чорда чирләп яки башка җитди сәбәпләр аркасында имтихан тапшыра алмаучылар, бер көнгә берничә фәннән имтихан туры килгән укучылар  бирергә мөмкин.

Бу көннәрдә БДИда катнашу өчен барлыгы 53 меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның 40 меңгә якыны 24 июльдә БДИ тапшырачак, имтиханнар оештыру өчен бу көнне 1532 имтихан үткәрү пункты эшләячәк. 25 июльдә 1076 пунктта 13 мең кеше БДИ тапшырачак.

Резерв көннәрендә узачак имтиханнарда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 3 августтан да соңга калмыйча белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International