БДИның чит телләр буенча телдән өлеше штат режимында узды

2020 елның 24 июле, җомга

22 һәм 23 июльдә чит телләр буенча БДИның телдән өлеше ("Говорение") тоткарлыкларсыз штат режимында узды.

Чит телләр буенча БДИ инглиз, француз, немец, испан һәм кытай телләрендә үткәрелә. Имтиханның телдән өлешен тапшыру карарын укучы ирекле кабул итә. Эшнең язма өлешен үтәгән өчен 80 баллга кадәр җыярга мөмкин, телдән өлеш 20 баллга кадәр бәяләнә.

Инглиз теле буенча БДИның телдән өлешен тапшыру өчен 95 меңнән артык кеше теркәлгән, башка телләр буенча - берничә йөздән 1,5 мең кешегә кадәр.

Төбәкләрдә имтиханнар барышын җәмәгать күзәтүчеләре һәм Рособрнадзор хезмәткәрләре контрольдә тотты. Чит тел буенча имтиханны тапшыру өчен кимендә 22 балл җыярга кирәк. Имтиханның язма һәм телдән өлеше тулаем алганда бәяләнә. Имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 2 августтан да соңга калмыйча белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International