Татарстанның һәм аның башкаласының югары технологияләр өлкәсе белән мавыгучы укучылары Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында бушлай яңа IT-күнекмәләр һәм компетенцияләр ала алалар. Курслар 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына исәпләнгән.
Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының 30 еллык юбилеена багышланган китап дөнья күрде. Анда эзлекле рәвештә югары уку йортының барлыкка килү тарихы, университетның үткәне һәм бүгенгесе чагылыш таба.
Казанның 183 нче гимназиясе бердәм дәүләт имтиханы кабул итү пунктына әверелде. Кичә монда 160 бала рус теленнән имтихан тапшырды. Чыгарылыш сынавы башланыр алдыннан имтихан кабул итү урынын ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тикшерде.
«Иң яхшы цифрлы мәктәп – 2020» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 2020 елның 5 февраленнән 19 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Ачык мәктәп» компаниясе белән берлектә «Ачык мәктәп 2035» республика белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде».
6 һәм 7 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Анда катнашу өчен 671 меңнән артык кеше гариза биргән. Бу имтихан нәтиҗәләре югары уку йортына бөтен белгечлек буенча да укырга кергәндә кирәк.
Татарстанның Питрәч районы «Царево» торак комплексында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Аның әзерлеге 90 процент тәшкил итә.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 2020 ел ахырына кадәр Россиядә балалар бакчаларында өстәмә 100 меңгә якын урын булдыру планлаштырыла, дип белдерде. Бу хакта ул вице-премьерлар белән киңәшмәдә белдерде.
6-11 сыйныф укучылары "Киләчәккә билет" башлангыч һөнәри ориентация буенча бөтенроссия проектының яңа сезонында катнашуга чакырыла. Ул "Мәгариф" милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
«Һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында дәүләт ярдәме» чарасын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшь профессионаллар» (һөнәри белем бирүнең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру)» «Мәгариф үсеше» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Мәгариф» илкүләм проектында 2021 елда федераль бюджеттан юридик затларга субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә конкурс нигезендә сайлап алуга билгеләнгән вакытка Россия Федерациясенең 81 субъектыннан 854 гариза бирелгән.
Мамадышта «Кояшкай» 2нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында җиңде һәм 1,1 млн сум күләмендә бүләк алды.