Мамадышның «Кояшкай» балалар бакчасы 1,1 млн сум грант откан

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Мамадышта  «Кояшкай» 2нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында җиңде һәм 1,1 млн сум күләмендә бүләк алды. 

Акча «Учымда кояш» проектын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк, ул үз эченә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән ата-аналарга, шул исәптән 0 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар белән психологик-педагогик, методик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтүне үз эченә ала.

Якын араларда «Учымда кояш» консультация үзәгендә ата-аналар һәм законлы вәкилләр өчен лекцияләрне тәрбияче, логопед, психолог һәм башка педагоглар укый.

Элегрәк «Балачак утравы» үзәге «Кояшкай» балалар бакчасы базасында эшләде. Анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре генә йөри ала иде. Хәзер бөтен районнан ата-аналар бушлай консультатив ярдәм алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International