6-11 сыйныф укучылары "Киләчәккә билет" башлангыч һөнәри ориентация буенча бөтенроссия проектының яңа сезонында катнашуга чакырыла. Ул "Мәгариф" милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Проект укучыларга практикада булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итәчәк. Ул өч этаптан тора: цифрлы платформада профориентация диагностикасы, төрле форматларда гамәли чаралар һәм белем бирү траекториясен төзү буенча индивидуаль тәкъдимнәр бирү.
"Киләчәккә билет" онлайн-платформасына 7 июльдән керергә мөмкин. Теркәлмичә генә һөнәр һәм һөнәри юнәлеш алу буенча интерактив тестлар узарга, кирәкле күнекмәләр турында мәгълүмат алырга, онлайн-курсларда катнашырга мөмкин булачак. Анда барлыгы 60тан артык тест урнаштырылган.