16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь казанлылар «iВолга 2020» яшьләр форумына кушыла ала. Гаризаны 20-нче июльгә кадәр бирергә мөмкин.
QS World University Rankings by Subject 2020 предмет рейтингларының киңәйтелгән җыелмасы буенча нәтиҗәләр басылып чыкты. Казан федераль университеты «Нефть-газ эше (инженерия)» (Subject Engineering – Petroleum) рейтингы буенча дөньяның иң яхшы йөз югары уку йорты арасында.
Биектау районындагы ике балалар бакчасына берәр миллион сум акча биреләчәк. Биектау авылындагы “Петушок” һәм “Сандугач” балалар бакчалары консультация үзәкләре оештыруга 1 миллион сумлык грант ияләре булдылар.
Авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче укытучылар утка, суга, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ала торган субсидия мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына моңарчы түләнмәгән. «Мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертеп субсидияне мәктәп җитәкчелегенә дә бирмәкчеләр. Бу турыда мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Дәүләт Советында узган утырышта хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов 6 июльдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен төзү турындагы указны имзалады. Документ Татарстан Республикасы Президенты сайтында урнаштырылган.
Ford Sollers Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча Ford Transit базасында 200 мәктәп автобусы җитештерәчәк. Әлеге заказ киләсе уку елы башланганчы төбәктәге мәктәп автобуслары автопаркын яңарту кысаларында алынган.
Бөтенроссия олимпиадасының чакыру онлайн-этабында җиңүчеләрнең исемлеге басылып чыкты. Тур 20 апрельдән 29 майга кадәр илнең фәнни-технологик үсеш стратегиясе өчен өстенлекле булган алты дисциплина - математика, информатика, физика, химия, биология һәм астрономия буенча узды.
Түбән Кама индустриаль техникумы яңа 2020-2021 уку елына абитуриентлар кабул итү турында игълан итте.
2020 елның февраленнән июнь аена кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша республикада яшәүчеләр республика мәктәпләренең беренче сыйныфларына укырга керү өчен 3650 гариза биргән. Бу сан узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 8,4 тапкыр артыграк.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты 2020 елның июль-ноябрь айларында «Мәктәп проект олимпиадасы»нда белем алучы педагоглар һәм проект командалары өчен Бөтенроссия конкурсын үткәрү турында хәбәр итә.