Түбән Кама индустриаль техникумы абитуриентлар кабул итүе турында хәбәр итә

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Түбән Кама индустриаль техникумы яңа 2020-2021 уку елына абитуриентлар кабул итү турында игълан итте. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар түбәндәге белгечлекләр буенча документлар тапшыра ала: АСУ; техник эксплуатацияләү һәм роботлаштырылган җитештерүгә хезмәт күрсәтү; металл эшкәртү производствосы технологиясе; пластик массалар һәм эластомерлар җитештерү һәм эшкәртү технологиясе. Алга таба студентлар электромонтер, цифрлы мәгълүмат эшкәртү мастерлары, ФМИ буенча лаборант, шин җитештерүдә операторы һөнәрләрен үзләштерә алачак. 11 нче сыйныф  базасында слесарь һөнәренә өйрәтү уздырыла, читтән торып уку бүлегендә студентлар пластик массалар һәм эластомерлар җитештерү һәм эшкәртү технологиясен өйрәнә алачак.

Тулырак мәгълүматны 8-555-30-18-32 телефоны буенча белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International