КФУ лицеистлары - Бөтенроссия олимпиадасы онлайн-этабында җиңүчеләр

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Бөтенроссия олимпиадасының чакыру онлайн-этабында җиңүчеләрнең исемлеге басылып чыкты. Тур 20 апрельдән 29 майга кадәр илнең фәнни-технологик үсеш стратегиясе өчен өстенлекле булган алты дисциплина - математика, информатика, физика, химия, биология һәм астрономия буенча узды.

Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Никита Быльнов информатика һәм астрономия фәннәреннән җиңүче дип табылды. 9 нчы сыйныф укучысы Адель Әхмәтгалиев информатика фәненнән җиңү яулады. Җиңүчеләрне олимпиадага югары һәм квалификацион категорияле информатика укытучысы, ТР атказанган укытучысы, ТР халык укытучысы, РФ атказанган укытучысы Сергей Михайлин һәм астрономия укытучысы, доцент, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең әйдәп баручы инженер Алмаз Галиев әзерләде.

Моннан тыш, химия буенча 2020 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының чакыру этабында җиңүчеләр исемнәре билгеле булды. Алар арасында Артем Гинсбург, Агния Сеньчукова, Аи гуль Тюкменева (8 сыйныф); Булат Гайнутдинов, Ринат Нуруллин, Лия Хәсәншина, Айдар Баһаветдинов һәм Таһир Шәмәрдәнов (9 нчы сыйныф) бар. Балаларны югары квалификацияле категорияле химия укытучысы, ТР атказанган укытучысы Ольга Романова әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International