Беренче сыйныфка кабул итүгә электрон гаризалар саны 8,4 тапкыр артты

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Беренче сыйныфка керү өчен электрон гаризалар 1 февральдә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә башлады.

Агымдагы елның биш аенда әлеге хезмәттән 36 350 татарстанлы файдаланган булса, 2019 елда ул 4 324 кеше файдаланган, ә 2018 елда - 2 908 республика кешесе.

Исегезгә төшерәбез, беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризаны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион форматта бирергә мөмкин. Моның өчен район һәм мәктәпне сайларга кирәк булачак. Электрон гариза тапшырганнан соң биш көн эчендә документларның төп нөсхәләрен сайлап алынган белем бирү учреждениесенә тапшырырга кирәк. Порталда шулай ук бирелгән гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International