Татарстанда авыл мәктәпләре җитәкчелегенә субсидия түләргә тәкъдим ителде

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче укытучылар утка, суга, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ала торган субсидия мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына моңарчы түләнмәгән. «Мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертеп субсидияне мәктәп җитәкчелегенә дә бирмәкчеләр. Бу турыда мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Дәүләт Советында узган утырышта хәбәр итте.

Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Утырышта «Мәгариф турында»гы Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. Доклад белән мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

«2019/2020 уку елында авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә 846 белем бирү оешмасы директоры, 1305 директор урынбасары эшләгән. Педагогик хезмәткәрләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләнә торган субсидиянең уртача күләмен 431,4 сум дип санаганда, закон проектын тормышка ашыру өчен аена 928 мең сумга якын өстәмә акча кирәк булачак», — дип әйтте Илсур Һадиуллин.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әлеге закон проектын хуплап, Дәүләт Советының утырышында карарга тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International