«Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында колледжларны заманча матди-техник база белән тәэмин итүгә конкурс нигезендә сайлап алу буенча беренче этап тәмамланды

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

«Һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында дәүләт ярдәме» чарасын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшь профессионаллар» (һөнәри белем бирүнең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру)» «Мәгариф үсеше» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Мәгариф» илкүләм проектында 2021 елда федераль бюджеттан юридик затларга субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә конкурс нигезендә сайлап алуга билгеләнгән  вакытка Россия Федерациясенең 81 субъектыннан 854 гариза бирелгән.

Сайлап алуда Россия Федерациясенең дүрт субъекты катнашмаган: Ингушетия Республикасы, Чечен Республикасы, Севастополь шәһәре, Еврей автономияле өлкәсе.

Беренче этапта (техник экспертиза) Конкурс комиссиясе конкурс документациясе таләпләренә туры килү буенча заявкаларга экспертиза уздырды. Конкурс документлары таләпләренә туры килмәве аркасында заявкаларның 44% ы кире кагылды. 

2 июльдә экспертизаның икенче этабы башланды. Анда эчтәлек,  проектны эшләү дәрәҗәсе, катнашучының квалификациясен анализлау, максатчан күрсәткечләр һәм башка параметрлар карала. Гаризаларны карау һәм бәяләү нәтиҗәләре буенча комиссия конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләрне билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International