"Сириус.Җәй: үз проектыңны башлап җибәр" акциясе кысаларында оештырылган "Акыллы ял концепциясе" проекты мәктәп укучыларын фән, технологияләр һәм бизнесның актуаль проблемалары тирәсендә берләштерүгә юнәлдерелгән.
Чыгарылыш укучыларының күбесе инде югары уку йортына керергә карар кылды. Ләкин шикләнүчеләр дә бар: бәлки колледжда белгечлек алырга, яисә бөтенләй тәнәфес ясарга кирәктер? Мәскәү шәһәр психология-педагогия үзәге белгечләре Анастасия Кузнецова һәм Ольга Манукян әлеге фикернең уңай һәм тискәре якларын бәяләделәр.
Россия Мәгариф министрлыгы яңа уку елын 1 сентябрьдән традицион форматта башларга планлаштыра. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия 24» каналы эфирында әйтте.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 20 ил министрлары катнашында узган киңәшмәдә пандемия шартларында белем бирү нәтиҗәләре турында фикер алышканнар һәм мәгариф процессын уңышлы оештыру мисалы сыйфатында ике ил - Россия һәм Сингапур китерелгән.
Химия буенча 54 нче Халыкара Менделеев олимпиадасында 20 илдән килгән командалар катнашачак. Олимпиада ике теоретик турдан торачак һәм онлайн-форматта узачак. Ул 13 июльдә старт алачак.
Безнең бурыч - һәркем сыйфатлы белем ала алсын өчен кирәкле шартлар тудыру.
Бүген Татарстанның һәр районында география фәненнән сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханы оештырылды. ТР Премьер-министр урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанның 87нче урта мәктәбендә сынау имтиханының барышын шәхсән үзе тикшерде.
Россиядә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң яхшы стажировкалар эзләү сервисы барлыкка киләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хезмәт базарындагы вәзгыять турында киңәшмәдә тиешле йөкләмә бирде.
Татарстанның барлык мәктәпләре агымдагы ел ахырына югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин хәбәр итте.
Башка елларда рус теле һәм база дәрәҗәдәге математикадан имтиханнар тапшырмыйча, аттестат бирелми иде. Агымдагы елда пандемия аркасында аттестатларны мәктәп билгеләре нәтиҗәсендә тапшырдылар. Шунлыктан быел база дәрәҗәдәге математикадан БДИ тапшырасы юк.