Имтиханнар узачак барлык пунктларда да (ППЭ) БДИ алдыннан дезинфекцияләү чараларын кулланып җыештыру үткәрелде. 2020 елда имтиханнар үткәрү өчен 5 728 ППЭ эшләячәк, алар барысы да 29 һәм 30 июньдә сынау имтиханнарында катнаштылар.
Түбән Камада «Демография» милли проекты ярдәмендә ике яңа мәктәпкәчә учреждение төзелә. Аларның берсе - 35А микрорайонында, икенчесе - 29 нчы микрорайонда урнашкан.
Татарстанның Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында балалар бакчасы һәм яңа мәктәп төзелә. Яңа мәгариф учреждениесе 1416 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән ике катлы бинада уранашачак.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Олимпиада һәм башка интеллектуаль һәм (яки) иҗади конкурслар, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә сәләтле, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженер-техник, уйлап табу, иҗат, физкультура-спорт эшчәнлегенә карата кызыксыну уятуга, шулай ук 2020/21 уку елына фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлтелгән чаралар исемлегенә кертү буенча тәкъдимнәр җыя башлау турында игълан итә.
Alabuga International School халыкара мәктәбендә Алабуганың лидер балалары өчен җәйге кампус программасы эшли башлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев элекке «Ялкын» балалар сәламәтләндерү лагере базасында «Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл» күптелле белем бирү комплексының Өстәмә белем бирү объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
29 июньдә бөтен Россия буенча БДИ-2020 старт алды. Имтиханнар кампаниясенең беренче ике көне чыгарылыш укучыларыннан башка узды. Сынау имтиханнары оештыручылар һәм медицина хезмәткәрләре катнашында гына оештырылды. Алар илнең барлык төбәкләрендә һәм БДИның төп чоры вакытында кулланылачак имтиханнар (БДИ) уздыруның барлык пунктларында да үткәрелде.
Халыкара лингвистлар комитеты башкарма комитеты (Comité International Permanent des Linguistes — CIPL) 2023 елның 25 июненнән алып 2 июльгә кадәр 21нче Халыкара лингвистик конгрессның (ICL) Казанда узачагын игълан итте. Конгрессның инициаторы һәм оештыручысы — Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә институт директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов сөйләде.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев төбәкләрдәге мәгариф министрлары һәм БДИ үткәрүгә җәлеп ителүче мәгариф системасы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында 2020 елгы имтиханнарның төп чоры башлануга мәгариф системасының әзерлеге турында фикер алыштылар.
Милли технологик инициативаның (НТИ) Түгәрәк хәрәкәте Россия югары сыйныф укучыларын «Талант 20.35» мәктәп укучылары компетенциясе беренче Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. 31 июльгә кадәр укучылар НТИ Түгәрәк хәрәкәте һәм аның партнёрлары проектларында үз казанышлары турындагы мәгълүматларны проект сайтына урнаштырырга тиеш.