Түбән Камада «Демография» милли проекты ярдәмендә ике яңа мәктәпкәчә учреждение төзелә. Аларның берсе - 35А микрорайонында, икенчесе - 29 нчы микрорайонда урнашкан.
Төзелеп килүче балалар бакчаларының һәркайсы 260 сабыйга исәпләнгән. Яңа биналарда уен һәм физкультура мәйданчыклары, музыка залы, төркем һәм йокы бүлмәләре, азык-төлек блогы каралган. Һәр бакчаның гомуми мәйданы 3975,9 кв. метр тәшкил итәчәк.
Хәзерге вакытта төзүчеләр эчке инженер системаларын һәм технологик җиһазларны монтажлый, бизәкләү эшләрен башкара. Балалар бакчалары югары әзерлек дәрәҗәсендә, сабыйларны уку елы башында кабул итү планлаштырыла.