Татарстанның Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында балалар бакчасы һәм яңа мәктәп төзелә. Яңа мәгариф учреждениесе 1416 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән ике катлы бинада уранашачак.
Кирпечтән салынган бинада берничә блок эшләячәк: 20 урынлы балалар бакчасы, ашханә, медицина пункты, спорт залы, 60 урынлы мәктәп. Беренче катта балалар бакчасының төркем бүлмәләре, йокы һәм чишенү бүлмәләре, персонал кабинетлары каралган. Икенче катта сыйныф кабинетлары, махсуслаштырылган кабинетлар, укытучылар бүлмәсе, актлар һәм уку заллары урнашачак.
Балалар бакчасы һәм мәктәп озайтылган көн төркемнәре өчен заманча санузеллар, душ, аерым йокы бүлмәләре, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен лифт белән җиһазландырылачак. Яңартылган фасад керамогранит белән тышланган. Территориядә җиләк-җимеш бакчасы булдырылачак.
Төзелеш эшләрен җәй ахырына тәмамлау планлаштырыла. Якын-тирә авыллардан мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар яңа уку елын инде яңа бинада башлап җибәрә алачак.