ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2020 ел
җомга

Урта һөнәри белем бирү оешмаларын яңадан җиһазлауга ел саен 4 млрд сумнан артык акча бүленә. Шул ук вакытта илнең көллият һәм техникумнарының өчтән бере бер компетенция буенча булса да заманча җитештерү остаханәләре булдырган.

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары нәтиҗәне яхшырту өчен рус теле һәм математика буенча БДИны яңадан тапшыра алмый. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев турыдан-туры эфирда хәбәр итте.

“Зур тәнәфес” Бөтенроссия конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү бер атнадан тәмамлана. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Конкурста инде 870 меңнән артык өлкән сыйныф укучысы катнаша.

«ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесене дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның 18 июнендә мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы тарафыннан MyOwnConference программасын кулланып, «Мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк моделе» дигән түгәрәк өстәл уздырылды.

2020 елның 17 июнендә «ФГОС шартларында башлангыч сыйныф укучыларының планлаштырыла торган нәтиҗәләренә ирешүнең һәм бәяләүнең оештыру-педагогик шартлары» темасы буенча башлангыч гомуми белем программасын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең республика конференциясе булды. 

Иннополис университетының робототехника - 2020 буенча ачык олимпиадасының йомгаклау ярышларында Россиянең 23 регионыннан һәм Беларусь Республикасыннан 120 укучы катнаша. Иң яхшы исем өчен 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар көрәшә.


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Быел Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты һәм тәртибе расланды. Россия төбәкләрендә БДИ бердәм расписание буенча узачак, ул сынау имтиханы, төп һәм өстәмә чорларны күздә тота. 

Җәй көне, нәрсәгә дә булса яңага өйрәнсен өчен, мәктәп баласын өйдә нәрсә белән кызыксындырырга? Шул ук вакытта ял да итсен, кызыксынып та карасын, күңел дә ачсын. Өйдән чыкмыйча гына. Күп кенә егет-кызлар быел коронавирус аркасында лагерьга бармаячак, ә секцияләр ябык...

Татарстан Республикасында ЯКласс белән уку елы нәтиҗәләре буенча онлайн-конференциядә катнашырга чакырабыз.

18 июньдә Россия Мәгариф министрлыгы Ворлдскиллс Россия хәрәкәте белән берлектә "Ачык күрсәтмә имтиханнар көне" кысаларында онлайн-марафон уздырачак. Биредә имтихан тапшыруның реаль процессы турыдан-туры трансляцияләнәчәк, анда илнең 13 төбәгеннән 15 көллият катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International