Җәй көне, нәрсәгә дә булса яңага өйрәнсен өчен, мәктәп баласын өйдә нәрсә белән кызыксындырырга? Шул ук вакытта ял да итсен, кызыксынып та карасын, күңел дә ачсын. Өйдән чыкмыйча гына. Күп кенә егет-кызлар быел коронавирус аркасында лагерьга бармаячак, ә секцияләр ябык...
Әлеге мәсьәләне хәл итүнең бер ысулы - онлайн-түгәрәкләр. "Ассортимент" хәзер бик зур - программалаштырудан алып биологик тикшеренүләргә кадәр. Виртуаль түгәрәкне сайлап алырга һәм аңа Яндекс платформасында язылырга мөмкин. Анда яшь һәм кызыксыну буенча дәресләр сайлап алырга була.
- Навигаторга кергән барлык курслар, лекцияләр, вебинарлар Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәт экспертлары (НТИ) тарафыннан җентекләп сайлап алынган, алар яшь һәм темалар буенча системалаштырылган: ясалма интеллект, нейротехнологияләр, интернет әйберләр, пилотсыз очкычлар һәм башкалар, - дип ассызыклады НТИ Түгәрәк хәрәкәте лидеры Дмитрий Земцов.
НТИ Түгәрәк хәрәкәте киңәш иткән түгәрәкләр исемлеге