18 июньдә Россия Мәгариф министрлыгы Ворлдскиллс Россия хәрәкәте белән берлектә "Ачык күрсәтмә имтиханнар көне" кысаларында онлайн-марафон уздырачак. Биредә имтихан тапшыруның реаль процессы турыдан-туры трансляцияләнәчәк, анда илнең 13 төбәгеннән 15 көллият катнашачак.
Онлайн-марафонга Татарстан Республикасы да кушылачак. Мөслим политехника техникумының 23 студенты Ворлдскиллс стандартлары буенча "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясе буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында күрсәтмә имтихан тапшырачак. Аттестация Сарман аграр көллияте базасындагы күрсәтмә имтихан үткәрү үзәгендә узачак.
Марафон онлайн режимда Россия Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә 18 июнь көнне 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.