“Зур тәнәфес” Бөтенроссия конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү бер атнадан тәмамлана. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Конкурста инде 870 меңнән артык өлкән сыйныф укучысы катнаша.
23 июньгә кадәр Россиянең барлык төбәкләреннән 8-10 нчы сыйныф укучылары проектның рәсми сайтында теркәлә ала. Гариза биргән укучыларның яртысы инде беренче конкурс сынауларын узган. Конкурста катнашучыларның күбесе сәнгатькә һәм иҗатка, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә, фәнгә һәм технологияләргә багышланган тематик юнәлешләрне сайлаган.
Урында уздырылучы ярышлар (18 ярымфинал) барлык федераль округларда да үткәреләчәк, ә бәйгенең финалы агымдагы елның октябрендә Мәскәүдә узачак. Ярымфиналга 6000 укучы чыгачак, финалга 1200 кеше үтәр дип көтелә, алар арасыннан 8-9 нчы сыйныфлардан 300 укучы һәм 300 унынчы сыйныф укучысы җиңүче дип табылачак.