Дмитрий Глушко: "Көллият һәм техникумнарны яңадан җиһазлауга ел саен 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә"

2020 елның 19 июне, җомга

Урта һөнәри белем бирү оешмаларын яңадан җиһазлауга ел саен 4 млрд сумнан артык акча бүленә. Шул ук вакытта илнең көллият һәм техникумнарының өчтән бере бер компетенция буенча булса да заманча җитештерү остаханәләре булдырган. Бу хакта мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге уздырган Ачык күрсәтмә имтиханнар көне кысаларында онлайн-марафонны ачып җибәргәндә хәбәр итте.

Дмитрий Глушко искәрткәнчә, өч ел дәвамында көллият һәм техникумнарны тәмамлаган 100 меңнән артык кеше күрсәтмә имтихан тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International