ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2020 ел
шимбә

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.

"Өй мәктәп кебек. Өйдә калып, мәгариф системасының мөмкинлекләрен ничек максималь рәвештә кулланырга ". Бу хакта 4 апрельдә 12:00 сәгатьтә Россия Мәгариф министрлыгының "Өй сәгате" марафонының туры эфирында ведомство башлыгы Сергей Кравцов сөйләячәк.

"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының финалын уздыру вакыты һәм урыны турындагы карар 15 апрельдә кабул ителәчәк. Башта ул июль аенда Новокузнецк шәһәрендә узачак дип планлаштырылган иде, әмма, мөгаен, үткәрү вакыты күчереләчәк. Бу хакта мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко Министрлыкның "Өй сәгате" онлайн-марафоны туры эфирында әйтте.

Мәгариф министрлыгы техник мәсәләләр өстендә эшли, алар мәгариф оешмаларына, укытучыларга һәм укучыларга дистанцион технологияләр кулланып өйдә белем алу мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Бу хакта мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко Министрлыкның "Өй сәгате" онлайн-марафоны туры эфирында белдерде.


3
апрель, 2020 ел
җомга

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бүген 56 нчы мәктәптә булды, анда битлекләр җитештерү эше оештырылды. Мәктәптә эшләүчеләр (директор урынбасарлары, укытучылар) хезмәт кабинетында шәхси саклану чаралары тегәләр. Әйтик, бу мәктәптә бер сменада ике йөзгә якын битлек җитештерелә.

Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) гадәти режимда да, дистанцион режимда да узарга мөмкин, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев Россия Мәгариф министрлыгының "Өй сәгате" онлайн-марафонында.

Казанда укучыларның ташламалы категориясе, шулай ук дистанцион уку чорына сәламәтлеге чикләнгән укучылар шәһәр бюджеты хисабыннан җыелмалар белән тәэмин ителәчәк. Мәктәпләргә азык-төлекне 3-нче апрельдә кайтара башлыйлар. Мондый карар Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан кабул ителде, ул бүген Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булды һәм мәктәпләр өчен җыелмаларны формалаштыруны контрольгә алды.

Мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков Россия югары уку йортларына укуны 6 апрельдән, әмма дистанцион режимда, башлап җибәрергә тәкъдим итте.

3 апрель көнне Мәгариф министрлыгының "Өй сәгате" онлайн-марафонын трансляцияләү сериясен 10:00 сәгатьтә Череповец шәһәренең хатын-кызлар гуманитар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диана Минец ача.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Т.Г. Алексеева республиканың иң яхшы 15 дәүләт хезмәткәрләре исемлегенә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International