ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Быел Алабугада өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - 13нче, 18нче  һәм Танай балалар бакчасы капиталь ремонтланачак.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  мәктәпләре  укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсында  катнашырга  чакыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәген булдырырга кушты. Бу боерык ТР Президентының рәсми сайтында урнаштырылган.

21 февраль көнне Әтнә районының  Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ш.Мәрҗани исемендәге VII республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.

 Казан укучылары итальян, кытай һәм испан телләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этапларында җиңүчеләр исемлегенә керде.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты Татарстанда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев проекты буенча булдырылган полилингваль мәктәпләр өчен төрек, гарәп һәм кытай телләрен укыту методикасын әзерләү белән шөгыльләнә.

 

Казанда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында «Язгы тамчы - 2020» шәһәр фестивале старт ала. Быел анда 28 мәгариф учреждениесеннән 5 меңнән артык студент катнашачак.


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә "Уңышлы мәктәп" IV бөтенроссия конкурсының финалы башланды. Ярыш өч көн дәвам итәчәк, аның чараларын онлайн күзәтергә мөмкин булачак.

2020 елда 100 дән артык мәктәп һәм лагерьлар математика, информатика һәм цифрлы икътисад технологияләре өлкәсендә мәгариф системасын үстерү өчен грантлар алачак.

25 февральдә Казанның Җиңү паркында Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Хәтер һәм дан елы чаралары планына кертелгән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган игелекле эшләр Бөтенроссия патриотик яшьләр Эстафетасын тапшыруга багышланган тантаналы чаралар узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International