9-14 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәге рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы алдыннан укыту-тренировка җыеннары үткәрә.
6-8 декабрь көннәрендә «Костёр» үзәгендә «Стань Одной Командой. СОК-2019» конкурсының финал этабы узды. Ул «Укучылар үзидарәсе» Бөтенроссия программасының төбәк этабы буларак оештырыла. Биредә Татарстан командалары республиканың иң яхшы укучы советы исеме өчен көрәште.
2019 елның 9 декабреннән 2020 елның 28 февраленә кадәр Россия Мәгариф министрлыгы мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары белән берлектә мәктәп укучылары арасында «Борынгылык срогыннан башка» Бөтенроссия иншалар конкурсы үткәрә. Конкурста гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Белем бирү сыйфатын милли тикшеренүләр (НИКО) компьютер форматына күчерелергә мөмкин, дип сөйләде Мәгариф сыйфатын бәяләү федераль институты (ФИОКО) директоры Сергей Станченко Рособрнадзорның Ситуация-мәгълүмат үзәгендә узган "Мәктәптә предметларны укыту үсешенә милли тикшеренүләр ничек йогынты ясады?" темасына түгәрәк өстәл барышында.
9-12 декабрь көннәрендә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында татар һәм рус телләрендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен туган тел (татар) әдәбияты һәм төрек теле буенча республика олимпиадасының муниципаль һәм йомгаклау этаплары алдыннан укыту-тренировка җыеннары башланды.
"Кадрлар резервы" республика яшьләр проекты 2009 елдан Татарстан Республикасының иҗат яшьләре академиясе белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
9 декабрьдә Казанда В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар. Конкурста Совет районының 180-нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149-нчы номерлы лицее укучысы Сәйдәш Гыйләҗев җиңүче булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Осиново авылында В.В.Карпов исемендәге лицейның 800 урынга исәпләнгән яңа корпусын ачты. Биредә I-IV сыйныф балалары белем алачак. Яңа корпус ачылганчы алар ике сменада укыган.
5 декабрьдә «Московский» мәдәни үзәгендә Талантлар Университетының «Үземне үстерү - башкаларны үстерү» дип аталган темага республика ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта офлайн һәм онлайн-форматларда катнашу өчен республика районнарыннан 6000нән артык ата-ана теркәлгән иде.
5-9 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” комплексында 9-11 нче сыйныф укучылары өчен “Олимп” республика профиль сменасы кысаларында тарих буенча укыту-тренировка җыеннары узды.