Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе һәм Республика олимпиада үзәге республика олимпиадачылары өчен РФ Конституциясе көненә багышланган “Минем сайлау” интеллектуаль квестын уздырды.
11 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Яр Чаллы Дәүләт педагогика университеты оештырган «Белем бирү эшчәнлеге контекстында мәдәниятләр диалогы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
2019-2020 уку елында укыту-методик эшчәнлекне өйрәнү буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Координацион совет эшенең календарь планы нигезендә 2019 елның 12-13 декабрендә Яңа Чишмә муниципаль районы мәгариф системасының укыту-методик һәм идарә эшчәнлеге торышын өйрәнү үткәрелде.
Ерак Көнчыгыш федераль университеты (ДВФУ) Ерак Көнчыгышта кеше капиталын үстерү агентлыгы (АРЧК ДВ) һәм Учи.ру онлайн-платформасы белән берлектә үткәрә торган өченче бөтенроссия олимпиадасына старт бирелде.
9-10 декабрь көннәрендә Казан энергетика көллияте вәкилләре Мәскәүдә «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең «Навыки мудрых» дип аталган беренче Форумы эшендә катнашты.
Казанда класс җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең республика форумы узачак. Форум кысаларында "Гаиләнең һәм мәктәпнең тәрбияви потенциалын берләштерүдә сыйныф берлеге" интерактив программалар комплексы мөмкинлекләре" дигән темага семинар үткәрелә.
Татарстанда «Панорама» мәгълүмати-конкурс порталы эшли башлады. Мәгълүмати ресурс балалар, ата-аналар, педагоглар һәм төрле бәйгеләрне оештыручыларга адресланган.
5-6 декабрь көннәрендә Мәскәүдә өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең IV Бөтенроссия киңәшмәсе узды. Киңәшмә кысаларында 2018-2019 уку елында мәктәп спорт клублары арасында массакүләм спортны үстерү һәм физкультура-спорт эшен иң яхшы куюга Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат учреждениеләрен тәмамлаучылар һәм тәрбиягә алган гаиләләрдәге балалар өчен Инвалидлар декадасына багышланган “Йөрәктән йөрәккә” бәйрәм чарасын үткәрү күркәм гадәткә әйләнде.
Моннан нәкъ 50 ел элек Азнакай шәһәренең 5 нче урта мәктәбе беренче укучыларына үз ишекләрен ачкан. 7 декабря ул алтын юбилеен зурлап билгеләп үтте.