Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе һәм Республика олимпиада үзәге республика олимпиадачылары өчен РФ Конституциясе көненә багышланган “Минем сайлау” интеллектуаль квестын уздырды.
Интеллектуаль марафонда 8-11 нче сыйныф укучылары - Татарстан Республикасыннан муниципаль, республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар - 100гә якын укучы катнашты.
Квест 16 интеллектуаль станциядән тора, шуларның 10сы Россия Конституциясенә һәм сайлау законнарына, 6 станциясе гомуми эрудициягә багышланган.